Җәйге чорда вакытлыча эшкә урнашу 23 яше тулмаган көндезге бүлектә укучы студентлар өчен туендыручысын югалту буенча иминият яисә социаль пенсия алу өчен каршылык булып тормый.
Туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучы мәктәп тәмамлаучыларга 18 яшь тулгач, аларга пенсия түләү автомат рәвештә 31 августка кадәр озайтыла. Югары уку йортына яисә көллияткә укытуның көндезге формасына кергән очракта, түләүләрне озайту өчен, аларга клиент хезмәтенә уку учреждениесеннән тиешле документларны тапшырырга кирәк булачак.
Пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү (ФСД) алучы студентларга эшкә урнашу чорында өстәмә түләү түләнмәячәк. Шул ук вакытта законнарда искәрмәләр дә каралган: көндезге бүлектә белем алучы инвалид балаларга, балачактан инвалидларга, укулары тәмамланганчы, 23 яшькә җиткәнгә кадәр пенсиягә федераль өстәмә түләү туктатылмый.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт-үзәге телефоны: 8 800 1-000-001.
Нет комментариев