Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Сөнчәле мәктәбендә капиталь ремонт баруына карамастан, Белем көнен билгеләп үттеләр

Сөнчәле мәктәбе бүген үз ишекләрен ачмаса да, аның тирә-юне шатлык белән тулы иде.

Академик Николай Савруков исемендәге Сөнчәле урта мәктәбендә капиталь ремонт бара, аны 1 октябрьдә тәмамларга планлаштыралар.

Район башлыгы Камил Гилманов хәбәрчебез белән, мәгариф учреждениесен ремонтлау 15 миллион сумга төшәчәк, дип уртаклашты. Аның иганәчесе - территориядә эшләүче Тимур Шәймиев җитәкчелегендәге «МНКТ» ҖЧҖ компаниясе. Мәктәпне июль аенан бирле, кем әйтмешли, түбәсеннән алып, идән һәм түшәменә кадәр ремонтлыйлар, тәрәзәләрне, ишекләрне алыштыралар. Эшнең 90 проценты төгәлләнгән инде. Әлегә укучыларны, ата-аналар белән килешенеп, Карасу мәктәбендә мәктәп автобусларында илтүне оештырып укытачаклар.

–Иртәгә мәктәпнең 79 укучысы, шул исәптән беренче сыйныфка баручы 11 бала да вакытлыча Карасу мәктәбендә парта артына утырачак. Әмма беренче кыңгырауны туган мәктәпләрендә үткәрергә карар иттек. Сөнчәле мәктәбендә балалар тирә-як авыллардан – Трудолюбово, Алга, өченче Интернационал, Котловка, Мамык, Пионер торак пунктларыннан йөреп укый, – дип уртаклашты мәктәп директоры Яков Крюков.

Мәктәптә барган зур капиталь роемонтка әти-әниләр дә, балалар да, педагогик коллектив та сөенә генә. 1 сентябрь алар өчен мәктәпнең ныклап төзекләндерелүеннән тагын да куанычлырак булды.

Белем көне уңаеннан тантаналы линейка да аерым җылы килеп чыкты. Барыннан да бигрәк беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре дулкынланды. Мәктәп гаиләсен тагын 11 сабый тулыландырды, алар беренче сыйныф укучылары турындагы җырны кыю башкардылар һәм тирә-юньдәге вакыйгаларны да игътибар белән күзәттеләр.

Укучыларга котлау сүзләрен район башлыгы Камил Гилманов та җиткерде, ул пандемия чорында сыйныфларда дистанция сакларга һәм барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә киңәш итте.

– Ел саен һәр авылда яңа объектлар төзибез – Сөнчәледә башта ФАП ачтык, мәктәп төзедек, юллар да килеп җитә, хәзерге вакытта урамнарны яктырту эшләре алып барабыз. Сөнчәле – тирән тамырлары, тарихы булган авыл, – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы сөнчәлелеләргә. – Мюд совхозында үз вакытында көчле механизаторлар, иң яхшы терлекчеләр эшләде. Бүген биредә яхшы йортлар төзелгән, урамнар киң, чиста. Безнең Татарстан җир асты байлыкларына, уңдырышлы кара туфракка бай. Район территориясендә нефть компанияләре эшли, алар районга социаль объектларны ремонтлауда һәм төзүдә ярдәм итәләр. Сөнчәле мәктәбен ремонтлау эшләрен үз өсләренә алганнары өчен нефтьчеләргә рәхмәт. Сезгә бары тик мәктәп һәм авыл яшәсен өчен демография торышын яхшыртырга гына кирәк.

– Бездә нефть һәм кара туфрак булуга карамастан, кара туфракны кемдер эшкәртергә, ә нефтьне чыгарырга тиеш, – дип мөрәҗәгать итте спорт министры мәктәп укучыларына. – Алга омтылыгыз, яшәгән чордан файдаланыгыз. Бары тик алга!

Мәктәп директоры Яков Крюков һәм авыл җирлеге башлыгы Ирина Крайнова да яңа уку елы башлану белән котладылар, беренче сыйныф укучылары җирлек депутаты Петр Крайновтан тәбрикләүләр һәм бүләкләр алдылар. Әти-әниләрдән дә җылы котлау сүзләре яңгырады.

Бердәнбер унберенче сыйныф укучысы Михаил Охотников беренче сыйныф укучыларына үзенең теләкләрен җиткерде. Ул беренче сыйныфка укырга килгән Мишельне җилкәсенә утыртып, кыңгырау белән әйләнеп үтте – беренче кыңгырау уку елы башлану турында хәбәр итте.

Владимир Леонов һәм Камил Гилманов авыл халкы белән көнүзәк һәм борчыган мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Аннары мәктәптә ремонтның ничек баруын карадылар.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев