Сөнчәле балалары "Күңелле балачак илендә" булдылар
Сөнчәле авыл китапханәсендә балалар язучысы Агния Бартоның тууына 115 ел тулуга багышланган шигъри мизгел чарасы узды.
Агния Львовна Барто - танылган совет балалар шагыйрәсе һәм язучысы. Аның әсәрләрен бер генә буын укып үсмәгән.
Сөнчәле авыл китапханәсендә юбилей датасына багышлап, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен уен формасында шигъри мизгел үткәрергә булганнар. Китапханәче Ирина Егорова мәктәпкәчә балаларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды, аларга шигырьләр укыды. Балалар кызыксынып тыңладылар, шигырьләрнең исемнәрен әйтеп бирделәр, шулай ук ул укый башлаган шигырьләрне дәвам иттеләр. Балалар шагыйрәнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.
Шулай ук балаларны «Кышкы урманга чәчәкләр артыннан» китаплар күргәзмәсе белән таныштырдылар.
Фото: Сөнчәле китапханәсе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев