Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Сәламәтлек саклау министрлыгында онкологик авыруларның төп дошманын атадылар

Табиб билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясе аркасында, диспансерлаштыру һәм скрининг тикшеренүләре белән проблемалар килеп чыккан.

Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Андрей Каприн иртә диагностиканы яман шешнең төп дошманы дип атады. Бу хакта ул «Мәскәү сөйли» радиостанциясе эфирында хәбәр итте.

Табиб билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясе аркасында, диспансерлаштыру һәм скрининг тикшеренүләре белән проблемалар килеп чыккан, тик шул ук вакытта Каприн сабыр булырга һәм вакцинацияне көтәргә өндәде.

«Сәламәтлегегез артыннан күзәтергә кирәк, организмнан чыккан сыекчаларда кан булу сезгә сигнал биреп тора. Бу онкологка барып тикшеренергә кирәк дигән фикергә этәрә торган билге», — дип аңлатты белгеч.

Каприн шешне иртә ачыклаганда, аны дәвалау мөмкинлеге 97 процентка кадәр җитә, дип искә төшерде һәм сәламәтлектә тайпылышлар чагылганда, шунда ук табибларга мөрәҗәгать итәргә чакырды.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев