Сәламәтлек саклау министрлыгы: Covid-19ны өйдә дәвалау практикасы үзен аклый
Коронавирус инфекциясе белән авырган һәм өйдә дәваланган кешеләрнең аз өлешенә генә госпитализацияләү таләп ителә.
Өй шартларында коронавирус инфекциясен дәвалау практикасы үзен аклады. Бу хакта брифингта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев хәбәр итте.
«Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының федераль боерыгы бар. Пациентларның авыру дәрәҗәсе, шулай ук өйдә авыруның җиңел яки симптомсыз формасын дәвалау буенча киңәшләр төгәл билгеләнгән. Бу Мәскәү тәҗрибәсе белән бәйле. Анда авыручыларның күбесе өйдә дәваланды. Бу тәҗрибә үзен аклый, без, чыннан да, уңай нәтиҗәләр күрәбез. Өйләрендә күзәтелүче пациентлар арасыннан бик аз өлеше стационарга китә, шуңа күрә бүгенге көндә бу модельнең нәтиҗәле булуына бернинди шик юк», - диде Абашев.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев