Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Син миңа матур исем кушкансың, әти

Махсус хәрби операция зонасында бурычын үтәгәндә һәлак булган Алмаз Тимбиков әтисенә шулай дия торган була.

Ватан сакчысын туган авылы Шәрбәндә җирләгән көннән алып 40 көн үтте, ә әти-әнисе Алмазның башка кайтмаячагына һәм шалтыратмаячагына әле дә ышанмыйлар.

Махсус хәрби операция башлангач, ул әти-әнисенә бик сирәк шалтырата, әмма һәрвакыт кыска гына видео шалтырату вакытында: «Сәләм,
әни, әти минем бар да яхшы!», дия.

Геройның әтисе, Җәлил Хәйдәр улы, саклык белән генә гаилә архивын өстәлгә төзеп салды – Алмазның бүләкләре,
грамоталары, дипломнары, алар арасында балалар рәсеме дә бар.

Әнисе – Рушания Рафаил кызы, күз яшьләрен тыя алмый, аңа улы турында үткән заман-
да сөйләү бик авыр. Хисләрен учына җыеп, уллары турында әтисе сөйли.

– Рәсем ясарга яратты, спорт белән мавыкты. Бик тырыш иде – нәрсәгә генә тотынса да, эшен һәрвакыт ахырына кадәр җиткерә иде, – дип горурланып сөйли Җәлил Хәйдәр улы. – Яхшы укыды, бернинди эштән дә курыкмады. Беркайчан да, беркем дә аңардан зарланма ды, бары тик рәхмәт кенә укыдылар. Авылда бит ел әйләнәсе эш бетми – кемгәдер утын, кемгәдер печән әзерләшергә ярдәм итте, беркайчан да баш тартмады.

Грамоталар Алмазның спорт тормышы битен саклыйлар – бу җиңел атлетика йөгерешләрендәге, милли көрәштәге, самбодагы җиңүләр дә, тормыш эшчәнлеге иминлеге буенча олимпиада да беренче урын да. Спорт егетнең холкын формалаштырган,
чыныктырган. Ул мәктәптә шөгыльләнә башлый, аннары Яр Чаллы политехник көллиятендә дәвам итә. Анда өч ел кадет төркемендә укый, аннары армиягә китә. Әти-әнисе улларының ничек кенә арыган булса да, мәктәптә укыган елларда да, үсмер чагында да, буй җиткәч тә, кич белән йөгерергә чыгуын искә төшерделәр.

Тимбиковлар өенең алгы бүлмәсе диварында уллары – өлкәне Алмазның һәм кечесе – Салаватның хәрби формадагы фотосурәтләре тора, ә алар астында медальләр бәйләме. Бертуганнарның арасы өч яшь кенә, тик Алмаз күпкә олырак күренә. Моны әти-әнисе дә искәртәләр. Ул кечкенәдән энесе
өчен җаваплы була, аны саклап кына йөртми, тәрбияли дә. Салават абыйсыннан үрнәк ала, ул яшьтәшләре арасында да лидер була. Хәтта шәһәр кадетлар
классында да авыл малаен шунда ук староста итеп билгелиләр. Ул нык холыклы булуы белән аерылып тора.

Тимбиковларның уллары алдында хезмәт итәргәме, юкмы дигән сорау тормый – нәселдә бар да армия хезмәтен үткән. Җәлил Хәйдәр улы үзе Төньяк флотта хезмәт иткән. Алмазны десант гаскәрләренә алалар, ашыгыч хезмәтне Псковта үтә, ә бер елдан контракт төзи. 2014 елда хезмәтен тутырып кайта – Яр Чаллыга эшкә урнаша, әмма
кала тормышы күңеленә ятмый. Ул Шәрбәнгә кайта. Әтисе эшләгән «Актай» агрофирмасына комбайнчы ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Тимбиковларның
гаилә экипажы бер генә урак өстендә алдынгылыкны тотмый.

–Техниканы яратты, беренче көнне комбайнда барысын да күрсәттем, ә икенче көнне ул штурвал артына утырырга сорый башлады, – дип сөйләде
бу чор турында Җәлил Хәйдәр улы. – Иген басуы буйлап барабыз, рация буенча хезмәттәшем элемтәгә чыга, синең улың могҗизалар эшли, траптан ук
сальто ясап җиргә басты, ди. Бик тәвәккәл иде. Ачулана башладым, ә ул җавап итеп: штурвалны бир, мәшгуль булырмын, ди! Бераз өйрәтеп, бирергә туры килде. Ә ул шатланды гына, ял
ит, әти, ди.

Бервакыт сөйләшеп утырганда Алмаз әтисенә армиягә кире кайтырга теләге булуын белдерә. Уеннан кире кайтырга мәҗбүр итми, файдасыз икәнен
белә. Гадәттә улы беркайчан да уйланмаган карарлар кабул итми. Ике көн эчендә ул бөтен документларны җыя. Бер көнне Аксубайга барып кайта, икенче көнне Чирмешәнгә, аннары Казанга, янә Чирмешәнгә. Ике көннән контрактка кул куя, хезмәтне Мәскәү өлкәсендә Наро-Фоминскта артиллерия гаскәрләрендә уза. Әти-әнисе улларының һәр ялын көтеп яшиләр. Ул үзенең туган көненә, аннары көз көне, яңа елга кайта. Яңа елны Алмаз калдыра алмый, чөнки Шәрбән авыл клубында ул өч сезон Кыш бабайны уйнаган. 2022 елның 24 февралендә махсус хәрби операция башлану турында игълан Тимбиковларның күңелләрен тетрәндерә. Улларының холкын белгәнгә, алар аның читтә калмаячагын аңлыйлар.

25 февральдә Алмаз хәрби часть составында Украинада була инде. Монда да аны “Алмаз” чакырылу сугышчы дип атыйлар.

– Улыбыздан дүрт айхәбәр булмады. Без хәтта эзләүгә бирдек. Гәрчә Алмазның болай гына югалмасын белсәк тә, ул һәрвакыт үзе турында хәбәр итү җаен таба иде. Аңлыйбыз,чыннан да, мөмкинлеге булмагандыр. Һәм ул шалтыратып, барысы да яхшы, дип әйтте, аннары биш көнгә ялга кайтты, – дип искә алды әтисе.

Әти-әнисе уллары аша махсус хәрби операция зонасындагы хәлләрне ничек кенә белергә теләсәләр дә, ул, яңалыклар тапшыруларын карагыз, дип кенә җавап бирә.

Әти-әнисе яңалыклар буенча махсус хәрби операция зона сында Россия гаскәрләренең хәрәкәтен күзәтеп баралар, анда көннән-көн киеренкерәк буласын аңлыйлар. Әмма улларына ышаналар, күңелләре тыныч була. Чираттагы сөйләшү вакытында Алмаз алар янында, алдагы сафта телевидение булып китүен, яңалыклар чыгарылышын көтегез, дип әйтә. Тимбиковларның телефоны өч көн тынмый: «телевизордан сезнең улыгыз Алмазны күрсәттеләр». Ул балаклавада булса да һәм аны «Алмаз» чакырылу сугышчы итеп тәкъдим итсәләр дә, барысы да таный.

Телерепортажда артиллеристлар контрбатарея көрәше алып баралар, разведчикларның максатын тар-мар итәләр. Әзерләнергә һәм дошманга каршы ут ачарга, дигән команда бирелә. Тимбиковлар тынып калалар: Ишетәсезме? Бу Алмаз тавышы!

Ноябрьдә уллары тагын кыска вакытлы ялга кайта. Әти-әнисе аның күпкә уйчанрак булуын, уен-көлке, оптимизм сыйфатларының юкка чыгуын сизәләр. Дуслары, туганнары кунакка килә, үзләренә чакыралар, әмма Алмазның күбрәк өйдә буласы килә.

– Улым кайткан төшкә мин мунча яктым, бу традиция иде, ул икешәр сәгать мунча керә иде. Ә бу юлы егерме минуттан кайтып җитте. Башка чакта юынырмын, диде, – дип сөйли әтисе күз яшьләрен чак тыеп. – Ноябрь башында без аны озаттык. Ул, мин бернәрсәдән дә курыкмыйм, хезмәткә кайтырга кирәк, диде. Киләсе елда кайтырга вәгъдә бирде, сезгә сюрприз белән кайтырмын, диде. 12 гыйнварда без аны соңгы юлга озаттык.

Рушания Рафаил кызы телефонда улы белән «Зур улым» дигән чатны тапты.

Алмаз икетуган энесенә: «Монда бар да яхшы. Дошман безгә, без аларга. Шулай була инде. Без шуның өчен биредә, аларның безгә атуларын туктатыр өчен», дигән видео җибәргән.

Ә икенче видео яңа ел алдыннан килгән. Аны Тимбиковларга Алмазның хезмәттәшләре язган. Ул анда алгы сафта була. Сугышчылар командирлары өчен әти-әнисенә рәхмәт әйтәләр.

– Алмаз – бик яхшы командир, һәрвакыт ярдәм итә, һәрчак алгы сафта. Рушания апа, Җәлил абый, Сез яхшы ул, ышанычлы иптәш тәрбияләп үстергәнсез. Безнең арада ул иң яхшы наводчик. Без һәм бигрәк тә улыгыз сезне беркайчан да өметсезлеккә төшермәячәкбез!

Егетләр командир белән кочаклашып басып торалар. Тимбиковларга улларының үлеме турында җентекләп сөйләмәгәннәр.

Снаряд шартлап биш кешенең зыян күрүе, өчесенең шунда ук һәлак булуы, икесенең каты яралануы турында гына әйтәләр.

Алмазны белүчелер хәтерендә ул герой булып калачак.

“Бездән башка беркем дә түгел!” дигән девиз десантчы Алмаз Тимбиков өчен тормышта иң мөһиме була. Ул аңа ахыргы сулышына кадәр тугры кала. Алмаз Тимбиковны үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләделәр.

Ә әти-әнисе өчен ул мәңгегә автомат белән сугышлы уйнаган, кулыннан музыкаль колонка төшмәгән, чираттагы сальтоны ясар өчен түбәгә менгән, яраткан мәчесенә ВДВда хезмәт истәлеге итеп телняшка теккән малай булып сакланып калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев