Шырпы – уенчык түгел
Җәй – янгын куркынычы югары булган чор гына түгел, бу вакытта балалар катнашындагы янгын очраклары да арта.
2020 ел башыннан гына да Татарстанда янгыннарда 2 бала һәлак булган, 12 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Күптән түгел республикада өч бала имгәнү алган. 2020 елда безнең районда да балалар шуклыгы аркасында бер янгын чыкты, бәхеткә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
ТР буенча МЧС мәгълүматларыннан күренгәнчә, күптән түгел Алабуга шәһәрендә пикник фаҗига белән тәмамлана. Гаилә үз участогында шашлык пешерергә булган, учакны кабызып җибәрү өчен техник спирт кулланганнар, ут бала басып торган юнәлеш буенча дөрләп киткән, шуның нәтиҗәсендә дүрт яшьлек малайның бите, күкрәге, аяк-куллары пешкән.
Әлмәт районының бер йорт ишегалдында ут белән шаяру аркасында, балигъ булмаган ике бала зыян күргән. Ундүрт һәм ун яшьлек ике үсмер мунча ишегалдында, шешәдән агып төшкән сыеклыкка ут төртәләр, ялкынның кинәт дөрләп китүе нәтиҗәсендә икесе дә термик тән җәрәхәтләре ала.
– Балаларның ут белән шаяруы аркасында янгыннар балалар караучысыз калган вакытта килеп чыга. Шул рәвешле балалар янгын нәтиҗәсендә һәлак була яки имгәнә, – дип шәрехли МОНДның Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча өлкән тикшерүчесе, эчке хезмәт майоры Рәсим Исламов.
Җәйге каникуллар вакытында балаларның янгыннарда һәлак булуын һәм имгәнүләр алуын кисәтү өчен балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатырга кирәк: шырпы, кабызгычлар, фейерверклар, шәм, бенгаль утлары белән уйнау янгынга китерә. Ут белән саксыз эш итү өйдә генә түгел, ишегалдында, кырда һәм урманда да аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Балаларга кабызылган электр һәм газ приборларын, шулай ук җылытыла торган мичләрне карарга, электр һәм газ җиһазларын кабызырга кушмагыз. Шырпы, зажигалка, керосин, бензин һ.б. тиз кабынып китүчән әйберләрне балалар кулы җитә торган урыннарда саклау рөхсәт ителми. Балаларны караучысыз калдырмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев