Штраф түләмәүчеләрне кулга алачаклар
Аксубай ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре һәм полициянең участок вәкилләре 2019 елның тугыз аенда штраф түләмәүгә бәйле 124 административ хокук бозу очрагын ачыклаган.
8 материал буенча арест салынган, 33 материал буенча – мәҗбүри эшләргә җәлеп итү, калганнары буенча икеләтә күләмдә административ штраф салу җәзасы билгеләнгән. Шулай ук ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре суд приставлары хезмәте белән берлектә гражданнарның өч транспорт чарасына арест салган. Дәүләт автомобиль инспекторлары, административ җаваплылыкка тартылган зат административ штрафны административ штраф салу турындагы карар канунлы көченә кергән көннән алып алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләргә тиешлеген искәртәләр.
Штрафны билгеләнгән срокта түләмәгән өчен салынган штрафның икеләтә күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган суммада административ штраф салу, яисә унбиш тәүлеккә административ кулга алу, яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тарту җәзасы каралган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җәзаның котылгысызлыгы принцибын гамәлгә ашыру кысаларында суд приставлары хезмәте белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли.
Кагыйдә бозучыларның бердәм мәгълүматлар базасы штраф түләмәүчеләрне вакытында ачыкларга һәм җаваплылыкка тартырга ярдәм итә. Штраф түләүдән качып йөрүче машина йөртүче Россия Федерациясе чикләренә чыгу хокукын чикләүгә дучар ителергә мөмкин. Бурычны түләтүнең транспорт чарасын кулга алу кебек формасы да актив кулланыла, нәтиҗәдә ул бурычны каплау өчен сатып җибәреләчәк. Күңелсезлекләргә тап булмас өчен дәүләт автомобиль инспекциясе административ штрафларны вакытында түләргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев