Чәршәмбе көнне Аксубайда гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре узды.
Чара район башкарма комитетында Гражданнар оборонасы буенча оператив штаб утырышыннан башланды.
Биредә өйрәнү сигналы буенча күтәрелгән район гражданнар оборонасының җитәкче составы, КЧС, ГО хезмәтләре әгъзалары, штаб укуларына җәлеп ителгән оешмалар вәкилләре җыелды.
Районның гражданнар оборонасы җитәкчесе Станислав Зайцев штаб өйрәнүләре башлануы турында хәбәр итте һәм бүген районда узачак чараларны билгеләп үтте.
Янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов өйрәнүләр кысаларында көн торышы һәм билгеләнгән бурычлар турында җиткерде.
Элемтә системалары һәм халыкка «Барыгызга да игътибар!» дигән сигналны ишеттерү әзерлеге тикшерелде – Аксубайда хәвефле сирена тавышы таралды.
Өйрәнүләр кысаларында яшәешне тәэмин итүче барлык хезмәтләрнең дә гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге тикшерелде. Өйрәнүләр район башкарма комитеты территориясендә узды. Күнегүләр кысаларында, шартлы рәвештә бомбага тотылганнан соң, бина җимерелде.
Хәвеф сигналы яңгыраганнан соң барлык хезмәткәрләр дә бинадан эвакуацияләнде һәм бомбоубежищега төште. Өстәвенә, кайберәүләр үзләре белән хәтта су да алганнар.
Урынга килгән коткаручылар разведка ясадылар һәм бина эченә үттеләр. Бирегә шулай ук оператив хезмәтләр дә килде – газ һәм электр бирү туктатылды. Башта бинада янгынны сүндерделәр, аннан биналарның берсендә зыян күрүчене таптылар һәм аны медицина хезмәткәрләре кулына тапшырдылар.
Өйрәнүләр тәмамлангач хезмәтләр гражданнар оборонасы җитәкчесе алдында укулар кысаларында башкарылган эшләр турында хисап тоттылар.
Станислав Зайцев күптән түгел Мәскәү өлкәсендә йорт җимерелүгә бәйле хәл турында искә төшерде һәм гадәттән тыш хәлләрдән беркемнең дә искәрмә түгеллеген ассызыклады.
– Без гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен оператив бетерү һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен, өйрәнүләрне даими үткәрәбез. Гомумән алганда, барлык хезмәтләр дә оператив эшләде, – дип билгеләп үтте гражданнар оборонасы җитәкчесе.
Өйрәнүләрнең ничек узуы турында безнең видеорепортажда.
Нет комментариев