Штаб җитәкчесе Камил Гилманов кушуы буенча Аксубайда битлек тегү сыйфатын тикшерәчәкләр 
Соңгы яңалыклар

Штаб җитәкчесе Камил Гилманов кушуы буенча Аксубайда битлек тегү сыйфатын тикшерәчәкләр 

Авырулар да, сәламәт кешеләр дә битлектән йөрсәләр, саклану функциясе көчәя генә.

Үзәктәге бер кибеттә марлядан тегелгән битлек сатып алдым. Битлек ярым үтә күренмәле булырга тиешме соң инде? Бу җитешсезлек сатып алганнан соң ачыкланды. Тегүчеләр битлекне 60 сумга саталар. Тик ул һич кенә дә салагыч ролен үтәми! Ә бит ГОСТ таләпләре буенча, битлек кечкенә генә микроб эләгүдән дә сакларга тиеш. Чөнки безнең сәламәтлегебез шуннан тора да бит! 

белән эшлим. Даруханәләрдә битлекләр юк. Өйдә битлек тегү өчен тукыма булмаганлыктан, аны сатып алырга туры килде. Тегүчеләрне, сатучыларны гаепләргә теләмим, битлек тегүгә аерым таләпләр булуын алар белмиләрдер дә, бәлкем.

Аксубайдан Светлана. 

Укучыбыз фотосы.

Редакциядән: Без бу мөрәҗәгатьне район территориясендә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча штаб җитәкчесе – район башлыгы Камил Гилмановка җиткердек. Ул битлекләр сатучы сәүдә нокталарын тикшерергә кушты.

Әлеге очракта битлекләр сату белән шөгыльләнү – килеп туган хәлдән файдаланып акча эшләү ысулы түгел, ә район халкын коронавирус инфекциясе таралуга юл куймаудан саклау чарасы, дип билгеләп үтте. Штаб битлек бәяләрен һәм аларның сәүдә нокталарында булуын күзәтә, дип тә өстәде. Шулай ук барлык кагыйдәләр буенча тегү сыйфатын да тикшерәчәкләр. 

Төрле чыганакларда, чир йоктырмас өчен битлек киюнең файдасы бармы соң, дип фикер йөртәләр. Әмма, табиблар әйтүенчә, коронавирус йоктырган кешеләрнең күбесе үзләрен чирле итеп хис итми һәм авыру билгеләре дә юк, шуңа күрә тирә-юньдәгеләр дә алар авырудыр дип шикләнми.

Шуңа күрә әлеге очракта битлек тирә-юньдәгеләрне авыру йоктырудан саклап кала ала. Әгәр битлек борын һәм авызны томалый икән, бу үзең һәм тирә-юньдәгеләр өчен авыру йоктыру куркынычын шактый киметә. Авырулар да, сәламәт кешеләр дә битлектән йөрсәләр, саклану функциясе көчәя генә. 

Белгечләр киңәш иткәнчә, битлек тегү өчен иң яхшысы югары тыгызлыктагы эластик булмаган мамык тукыма куллану. Битлек өчен сатин тукыма алып, аны 4 катламлы итеп тегәргә дә була.

Тагын шунысы мөһим, битлекне кабат куллану өчен, тукыма 60 градустан югарырак температурада юу өчен яраклы булырга тиеш. Битлекне марлядан да тегеп була – бу очракта аны сигез катлы итәргә кирәк. 

Өстәвенә, битлек колакчык белән булырга һәм ышанычлы ныгытуны тәэмин итәргә – авызны да, борынны да яхшы итеп ябарга тиеш.


Нет комментариев