Шри-Ланка Россия туристлары өчен бушлай виза кертте
Мондый адымга туристларны җәлеп итү өчен бардылар – Пасханы бәйрәм иткәндә терактлар оештырылганнан соң илдә туристлар агымы 70,8 процентка кимеде.
48 илнең гражданнары, алар арасында россиялеләр дә бар, Шри-Ланкага бушлай визалар буенча сәфәр кыла алачак. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы The Star газетасына сылтама белән хәбәр итә.
Әлеге режим 1 августтан кертелде. Мондый адымга туристларны җәлеп итү өчен бардылар – Пасханы бәйрәм иткән вакытта терактлар оештырылганнан соң илдә туристлар агымы 70,8 процентка кимеде.
Эксперимент 2020 елның 1 февраленә кадәр гамәлдә булачак. Бушлай визаларны аэропортта бирәчәкләр. Россия гражданнарына элек виза рәсмиләштерү өчен 35-40 доллар түләргә туры килә иде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев