Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Шәхси тракторларны тикшерәчәкләр 

6 майдан 29 майга кадәр районда тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау оештырылачак.

Бу чара ел саен үткәрелә, аның максаты – техниканы эксплуатацияләүдә куркынычсызлыкны тәэмин итү. 

Гостехнадзор бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов билгеләп үткәнчә, техник карауга юридик һәм физик затларга караган барлык тракторлар, тагылмалар, үзйөрешле техника тәкъдим ителергә тиеш. Гостехнадзор бүлекчәсе мәгълүматлары буенча, бу меңнән артык берәмлек техника. 

– Ел саен техник карау трактор белән идарә итү хокукын алу өчен генә түгел, ә яңадан теркәү, учеттан төшерү, хуҗаларның үзгәрүе һәм башка шундый очракларда мәҗбүри, – дип белдерде Илдар Бикмөхәммәтов. – Шуңа күрә урыннарда таркторларның техник торышын тикшерү процедурасын узу белән гражданнар үзләре кызыксынырга тиеш. 

Хуҗалар шуны белергә тиеш: техник карау вакытында медицина аптечкасы, ут сүндергеч, авария тукталышы билгесе, Дәүләт теркәү билгесе маркасының туры килүе, агрегатларның номерлары, машиналарның техник торышы (тормозларның, тавыш сигналының, рульнең, ут приборларының төзеклеге, комплектлылыгы, тагылма тоташтыргычларның иминлеге) тикшерелә.

Быел куркыныч вирус инфекциясе таралуга юл куймау чаралары белән бәйле рәвештә, үзйөрешле машиналарга техник карау узу шартлары үзгәрде. Мөмкинлектән чыгып, техник чараларны авылларның үзәк урамнары буйлап, социаль дистанцияне үтәп тәкъдим итәргә кирәк булачак. Шулай ук тракторларны хуҗалыклар янына барып тикшерү дә рөхсәт ителә. 

Техник карау уздыру урыны һәм вакыты авыл җирлекләре башлыклары белән килешенгән. 

Авыл җирлекләрендә ул график буенча узачак: 

6 майда – Савруш һәм Урмандеево авыл җирлекләрендә. 

7 майда –Иске Ильдеряк, Иске Кармәт авыл җирлекләрендә. 

12 майда – Иске Татар Адәмсуы һәм Емелькино авыл җирлекләрендә. 

13 майда – Яңа Аксубай һәм Иске Тимошкино авыл җирлекләрендә. 

14 майда –Беловка, Иске Үзи һәм Иске Кыязлы авыл җирлекләрендә. 

18 майда – Иске Ибрай, Яңа Ибрай авыл җирлекләрендә. 

20 майда – Яңа Кармәт, Кәкре Күл һәм Карасу авыл җирлекләрендә. 

21 майда – Шәрбән, Трудолюбово,

25 майда – Сөнчәле һәм Мюд авыл җирлекләрендә.

Аксубайда – 26 майдан 29 майга кадәр, 14 сәгатьтән соң.

 

Фото: редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев