Шифаханәдә ял итү өчен кирәкле белешмәләр турында билгеле булды
Кунакханәләргә туристларны урнаштырганда әлегә белешмә сорамыйлар.
Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, бу җәйдә шифаханәләрдә ял итүчеләрдән өч белешмә таләп ителә. Бу хакта бүген онлайн-режимда узган матбугат конференциясендә Россия туроператорлары ассоциациясе башкарма директоры Майя Ломидзе хәбәр итте.
«Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән өч белешмә турында билгеле. Сүз шифаханәләрдә урнаштыру турында бара. Шифаханәләрдә туристларны өч белешмә булган очракта гына урнаштырырга катгый боерык бирелгән.
Бу теләсә кайсы медицина учреждениесендә бирелә торган сәламәтлек торышы, ялга барыр алдыннан ике көн кала алырга мөмкин булган вирус булмау һәм санитария-эпидемиологик турындагы белешмәләр», — диде спикер.
Коронавирус йоктырган кешеләр белән элемтәдә булмау турындагы белешмәне ялга китү көненә кадәр 14 көн эчендә алырга мөмкин. Кунакханә өчен мондый таләпләр юк, бу өч белешмә кирәкми. Бәлки, алга таба Covid-19 инфекциясенә тискәре анализ кирәк булыр, дип фаразлады Майя Ломидзе. Шул ук вакытта билгеле бер чикләүләр кунакханәләрнең үзләрендә булачак.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев