Шамил Садыйков: «Татар кешесенә татар китабын яңа форматта тәкъдим итәбез»
Соңгы яңалыклар

Шамил Садыйков: «Татар кешесенә татар китабын яңа форматта тәкъдим итәбез»

«Казан утлары» журналы яңа форматта татарча китаплар чыгара башлады.

«Казан утлары» журналы яңа төрле — кесә форматындагы татарча китаплар чыгара башлады. Журнал тарафыннан бу сериядәге беренче чыгарылган китап — якташыбыз Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» повесте. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков китапларның яңа форматы турында сөйләде.

«Без, берничә параметрны үзгәртеп, яңа форматта китап чыгарырга уйладык. Ул кызыклы һәм уку өчен уңайлы булырга тиеш. Иң мөһиме — без кирәкле форманы таптык, китап кесәгә сыя. Кеше хәзер телефон кулланырга өйрәнгән, китап та аннан зур булырга тиеш түгел. Формат юлда барганда укып алу өчен бик җайлы. Poking book (кесә китабы) — дөньяда иң киң кулланылган формат. Татар кешесенә татар китабын яңа форматта тәкъдим итәбез», — диде ул.

Кесә форматындагы китапның икенче үзенчәлеге интерактив булуда. Китапта күрсәтелгән QR-кодны кулланып, укучы китап турында фикерләшүгә Instagram битенә күчә алачак.

Якташыбыз Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» повесте бу сериядәге беренче чыгарылган китап буларак журнал кысаларында кызыклылыгын тикшереп караганнан соң сайланган.


Нет комментариев