Берничә ел дәвамында районда ТРның атказанган физик культура хезмәткәре Валерий Горбунов истәлегенә шахмат буенча турнир үткәрелеп килә.
Шахматчылар шул рәвешле үзенең хезмәт эшчәнлеген районда спортны үстерүгә багышлаган кеше истәлегенә ихтирамнарын белдерәләр.
Быел коронавирус йогышы таралу аркасында, истәлек турниры башка форматта узачак. Ул 2020 елның 13 декабрендә онлайн-режимда Шахмат Планетасы порталында уза. Башлана 20:00 сәгатьтә. Вакыт контроле - 5'+0", 7 тур.
Теркәлү өчен, шахмат планетасы клиентын (ПК яки телефон аша) йөкләп алу өчен сылтама буенча үтәргә, аннары "турнирлар" битендә «В.А. Горбунов истәлегенә турнир»ны табарга һәм “катнашырга” төймәсенә басарга кирәк.
Кодлы сүз: Сухалов.
Нет комментариев