Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Шахматчылар виртуаль ярыштылар

Аксубайлылар районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ТААСРның 100 еллыгы уңаеннан оештырган чираттагы шахмат планетасы онлайн интернет-турнирда теләп катнаштылар.

Бу юлы әлеге борынгы уенны яратучы унбер шахматчы катнашты. Яңа уенчылар катнашуына карамастан, мисалга, ике тапкыр район чемпионнары булган Андрей Егоров һәм Адель Купцов тәүге тапкыр катнаштылар, әмма Савелий Купцов үз көндәшләренә җиңүгә шанс калдырмады! Узган интернет-турнир җиңүчесе, очколарны үзенең өлкән абыйсы белән бүлешеп, йөрешне тагын да куәтләде генә.

Икенче урынны җиңүчедән бер очкога гына калышкан Адель яулады. Өченче урын өчен көрәш алмаш уңыш белән барды, ике уенчы финишка бертөрле околар белән килде, әмма коэффициент Алмаз Камиловка бронза яулау мөмкинлеге бирде. Андрейга да, Илнар Гафиятовка кебек, финишта уңыш елмаймады, соңгысының хәтта Тимур Мәгыйзовны һәм Адель Купцовны җиңүенә карамастан. Тренерлары Геннадий Горбунов җитәкчелегендә шахмат түгәрәгенә йөрүчеләр дә актив катнаштылар.

Шахматчылар турнирдан онытылмас тәэсирләр белән калдылар. Интернет-баталияләр җәй көне дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев