Шагыйрьнең туган көнендә тел проблемалары турында фикер алыштылар
Аксубай районы делегациясе шагыйрь, язучы, тәрҗемәче Константин Ивановның тууына 131 ел тулуга багышланган бәйрәмдә катнашты.
Район чуаш милли-мәдәни үзәге рәисе Роза Чентаева, Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев, Сөнчәле авылыннан педагогика ветераны Евгений Мадуров чуаш шагыйре Константин Ивановның туган көненә багышланган тантаналы чарада булдылар.
Район вәкилләре бәйрәмнең бай программасында катнаштылар: бөек иҗатчы туып-үскән музей-йортны зур кызыксыну белән карадылар, аның әдәби мирасы белән таныштылар, Константин Иванов каберенә чәчәкләр салдылар, шагыйрь үзенең үлемсез «Нарспи» поэмасында дан җырлаган чишмәдә булдылар, чуаш телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерә проблемалары буенча түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар.
Җыелучыларга сәламләү сүзләре белән Роза Чентаева чыгыш ясады. Чуаш телен саклап калу бөек шагыйрьнең ватаны – Башкорт авылында да, бездә дә бер үк, дип билгеләп үтте ул.
–Әгәр ата-аналар балалары белән туган телдә сөйләшсә, гаиләдә балаларга чуаш теленә мәхәббәт тәрбияләргә мөмкин. Ә моңа охшаш тантаналар, очрашулар, юбилейлар, Уяв милли бәйрәме – туган телнең матурлыгын, халык мәдәниятенең һәм йолаларының тирән асылын ачарга ярдәм итә, – дип билгеләп үтте Аксубай ЧММ үзәге рәисе. Чуаш милли-мәдәни үзәге белән хезмәттәшлекне башкорт хезмәттәшләре июль аенда Аксубайда узачак «Уяв» бәйрәмендә дәвам итәргә карар кылдылар.
Фото: Роза Чентаеваның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев