Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ә сезнең җәегез нинди төстә?

Җәй – ул балалар һәм өлкәннәрнең түземсезлек белән көтеп алган ел фасылы.

Бу  кояшлы, җылы көннәр, саф һавада бакчада эшләү, урманга сәяхәт, анда яңгырдан соң рәхәтләнеп гөмбә җыярга була. Кемнәрдер җәен гаиләләре яки иптәшләре белән чиста комлыкта кояшта кызынып ятыр өчен диңгезгә ял итәргә китәләр, экскурсияләргә чыгалар.  Балалар җәйнең һәр көнен уйнап, шаярып, рәхәтен күреп үткәрсәләр, өлкәннәр исә көндәлек эш-мәшәкатьләр белән  җәйнең үткәнен сизми дә калалар.

Шулай да беренче карашка сизелми дә үткән кебек тоелган ел фасыллары, көннәр һәркемдә җуелмас тәэсирләр калдыра.  Без сораштыру алып барган кешеләр дә, мизгелне бер генә минутка булса да туктатып, әйләнә-тирә мохитка күз салып, җәйнең нинди төстә булуын күзалларга тырыштылар. 

“Минем җәем тынычлык төсендә. Алсуланып аткан  таң, үләннәр өстендәге көмеш чык тамчылары, кошлар сайравы. Салкынча җил исеп куя икән, бер дә кәефне төшерергә кирәкми, ул бары тик һаваны тагын да сафландыра, көч кенә өсти. Җәй – ул үзеңне аңлау, фикерләреңне туплау һәм яңа эш башлау вакыты да.  Елның әлеге фасылында назлы, ягымлы, тыныч буласы, кыскасы һәр минутның кадерен белеп каласы килә”, – дип үзенең кәефе белән бүлеште Алия Гатауллина. 

«Минем җәем – кызыл төстә, ул энергия һәм максатка омтылу төсе.  Минем җәем – активлык һәм үзгәрешләр чоры. Гомумән, мин бу төсне яратам, ул куәт бирә, рухландыра. Бары тик артыгын гына кулланырга ярамый.  Мин кызыл мәк чәчәкләрен яратам, алар нәкъ менә җәй төсе булып торалар.  Балачакта авылга кайтканда кырларда кып-кызыл булып чәчәк атып утырган мәкләрне күреп күңел шатлана иде, алар минем өчен ниндидер әкияти тылсымга  ия кебек тоела иде, – дип сөйли  Анастасия Левкина

«Ә минем өчен җәй ак төстә булырга тиеш. Бу төс гаилә, иминлек төсе.  Авылга әбигә кунакка кайткач без ромашка чәчәкләрен җыеп кереп, вазага утырта идек. Ромашкалы бакчада, алмагач астында рәхәтләнеп  китап укып ятасың.  Китапка чумган җирдән әбинең, кызым, әйдә алма бәлеше ашарга, дигән ягымлы тавышы айнытып җибәрә. Җәй – ул гаилә кыйммәтләре, мәхәббәт һәм кайгыртулар вакыты», – ди үзенең җәйге кичерешләре хакында Оксана Мулеева.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев