Бүген Россия Президенты катнашындагы Хөкүмәт киңәшмәсендә социаль мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Бүген Хөкүмәт киңәшмәсендә Россия Президенты Владимир Путин пенсияләрне инфляциядән югарырак итеп индексацияләү турында әйткән иде. Индексация арткы число — 2022 елның 1 гыйнварыннан ясалырга мөмкин.
«Мөгаен, бу индексация 1 гыйнвардан булыр, без моңа өметләнәбез. Гамәлдәге закон буенча пенсияләрне индексацияләү 1 гыйнвардан уздырыла», — диде РИА Новостига Федерация Советының социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Елена Бибикова.
Бибикова аңлатканча, пенсияне индексацияләү турындагы закон гыйнвар ахырына кадәр — Дәүләт Думасының беренче утырышларында кабул ителергә тиеш.
Бүген Россия Президенты катнашындагы Хөкүмәт киңәшмәсендә социаль мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, дәүләт башлыгы пенсияләрне инфляциядән югарырак итеп, ягъни 8,6 процентка индексацияләргә тәкъдим итте.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев