Объектны булдыру инициаторы – туган якны өйрәнүче Владимир Чураков.
Иске Савруш авылы янындагы истәлекле билге – кече ватанга чираттагы бүләк.
Стела агач калканга эшләнгән. Уеп ясалган композиция: ак торналар, Мәңгелек ут, георгий тасмасы һәм «Бөтен заман сугышчыларына мәңгелек хәтер» язуы. Композиция идеясен Надежда Петрова эшләгән, ә аны агач остасы Андрей Бикмуллин тормышка ашырган. Нәтиҗә тәэсирле һәм дулкынландыргыч булды.
Урын очраклы сайланмаган: стела зират янына куелган, анда Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар ята. Артобъектны урнаштыруда Түбән Савруштан Эдуард һәм Галина Моисеевлар, Ишалькинодан (Чистай районы) Николай Васильев һәм Чаллыдан Эдуард Емельянов актив катнашты.
– Бу стеланы куеп, безнең өстә тыныч күк йөзе хакына үз гомерләрен куркыныч астына куйган барлык якташларыбызга рәхмәтемне белдерәсем килә иде, – диде Владимир Чураков. – Композицияне күргәч, кешеләр Ватанны саклаучыларның батырлыгы турында уйланырлар һәм алар турындагы истәлекне балаларына һәм оныкларына тапшырырлар дип өметләнәм.
Нет комментариев