Савруш авыл җирлегендә үзара салым акчасы йөз процент тотылга
2023 елда җирлекнең социаль-икътисади үсеше йомгаклары белән җирлек башлыгы Андрей Кузьмин чыгыш ясады
Җирлек территориясендә 886 кеше (2022 елда 903 булган) яши. Шуның 155е балалар, пенсионерлар һәм инвалидлар 215 кеше, хезмәткә сәләтле яшьтәге халык 516 кеше. Эшкә яраклы халык – 274 кеше. 2023 ел дәвамында җирлектә өч нарасый дөньяга аваз салган, биш кеше үлгән. 2023 елда халык саны 17 кешегә кимегән, аннан алдагы елда 28 кешегә. Авыл җирлегендә мәктәпкәчә яшьтә – 32 бала, 58 мәктәп укучысы бар.
Җирлектә хезмәт сөючән һәм булдыклы халык яши. Җирлек территориясендә 366 шәхси ярдәмче хуҗалык, ике крестьян-фермер хуҗалыгы (Сергей Васиков һәм Павел Назаров) эшчәнлек алып бара. Җирлек территориясендә сигез шәхси эшмәкәр бар.
2023 елда шәхси хуҗалыкларда 380 баш мөгезле эре терлек исәпләнгән, шул исәптән 200 савым сыеры. Хисап чорында халык сыер асрауга дәүләттән 595 мең 400 сум, кош-корт өчен 45 мең 800 сум субсидия алган.
Муниципаль берәмлек җитәкчесе билгеләп үткәнчә, шәхси хуҗалыклардан сөт җыю яхшы җайга салынган. Узган елда сөт җыючылар 8 млн. 161 мең 643 сумлык 419 мең 961 литр сөт җыйганнар. Сыер асрау авыл кешеләре өчен акча эшләү алымы да булып тора.
Эшкә сәләтле халык, нигездә, «Чистополье» ХКның «Аксу Агро» АФда һәм «Молко» ҖЧҖдә эшли. Инвестор пай җирләре өчен бер гектарга 1500әр сум исәбеннән исәп-хисап ясаган.
Андрей Кузьмин үзара салым акчасына тукталды. Халыктан барлыгы 180 мең 500 сум үзара салым акчасы җыелган, җыю 100 процент тәшкил иткән. Республика әлеге акчаны 722 мең сум күләмендә финанслаган. Бу акчадан 412 500 сумы – юлларны ремонтлауга, 150 500 сумы – кышын юлларны карап тотуга, 65 мең сумы урам яктырткычларын ремонтлауга тотылган. Шулай ук үзара салым акчасына Иске Саврушта су белән тәэмин итү челтәрләре төзекләндерелгән, Садовая урамына су кертелгән һәм Түбән Саврушта күпер, зиратта кирәкяраклар кую өчен кечкенә бина ремонтланган, әмма зират йортын ремонтлау өчен акча җитеп бетмәгән һәм халык үзе акча җыеп, материаллар сатып алып, бинаны төзегән. 2023 елга җыелган бөтен үзара салым акчасы кулланылган.
Җыенда төзекләндерү мәсьәләләренә дә игътибар бирелде. Мәдәният һәм авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре көче белән җирлек территориясе тәртиптә тотыла. Алар шимбә өмәләрендә катнашып, баганаларны буйыйлар, агарталар, Чистай-Нурлат автомобиль юлы һәм җирлеккә якын башка юллар буйлап чүпчарны җыештырып торалар.
Махсус хәрби операциядә җирлекнең сигез кешесе катнаша. Авыл активистлары азыктөлек белән, акчалата, шулай ук кием-салым белән гуманитар ярдәм җыялар. Иске Савруш авылы хатын-кызлары – биш, Васильевка хатын-кызлары – алты яшеренү челтәре үргәннәр, 240 шәм ясаганнар. Якыннары махсус хәрби операциядә катнашучы 9 гаиләгә утын белән ярдәм күрсәтелгән.
Җирлек башлыгы агымдагы елда хәл итү өстендә эшләргә кирәк булачак проблемаларны һәм бурычларны атады.
Район б ашлыгы Илшат Заһидуллин актив эш алып барулары өчен саврушлыларга рәхмәт әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев