Савгачта туган як тарихы музее ачылды
Савгачта «Чăваш çурчӗ» туган як тарихын өйрәнү музее ачылды.
Савгач авыл китапханәсе китапханәчесе Наталья Сергеева һәм китапханә ветераны Надежда Ипеева аны ачу инициаторлары булдылар. Биредә крестьяннарның мәдәнияте, көнкүреше, хезмәте турында сөйләүче авыл һәм тирә-күрше авыллар халкы бүләк иткән экспонатлар урын алган.
Музей ачылу савгачлылар һәм шушы авылда туып-үскән кешеләр өчен игелекле хис-кичерешләр белән тулы истәлекле вакыйга булды. Ачылыш тантанасында «Молодые сердца» ансамбле, Савгач урта мәктәбе укучылары, китапханәнең актив китап укучылары башкаруында чуаш җырлары яңгырады. Биредә үк район чуаш милли-мәдәни үзәге рәисе Роза Чентаева белән очрашу булды.
Фото: Зинаида Леонтьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев