Савгачта «Барлык буын чик сакчыларына» дигән һәйкәл ачылды
Соңгы яңалыклар

Савгачта «Барлык буын чик сакчыларына» дигән һәйкәл ачылды

Монумент Урмандеево авыл җирлеге ветеран-чик сакчылары инициативасы буенча барлыкка килде.

Савгачта Хәрби Дан паркында дәүләт чикләрен саклаучылар истәлегенә чик буе баганасын урнаштыру идеясе күптән туган иде. Авыл активисты, ветеран-чик сакчысы Юрий Степанов инициатор булды. Ул үз тирәсенә фикердәшләр төркемен туплау һәм үз көче белән игелекле эшне гамәлгә ашыру өчен күп тырышлык куйды.

Обелискны ачу тантанасына оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре, төрле төр гаскәрләр ветераннары, хәрби хезмәт ветераннары, район халкы һәм кунаклар җыелды. Казанның «Чик сакчылары бердәмлеге» һәм «Ватан сагы» җәмгыятьләре вәкилләре, Түбән Кама һәм Чистай шәһәрләре чик сакчылары ветераннары да бу шатлыклы вакыйганы авыл халкы белән бергә уртаклашты.

Кызыл тасманы кисү һәм дәүләт чикләрен саклаучыларга һәйкәл ачу хокукы Юрий Степановка, Аксубай районы чик сакчылары ветераннары комитеты рәисе Алексей Бобовка һәм авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаевка бирелде. Ветеран-чик сакчылары Вячеслав Краснов һәм Юрий Аканеев чик сакчылары гаскәрләре әләмен күтәрү хөрмәтенә лаек булдылар.

Бәйрәмдә күпләр бүләкләр алдылар. Чик сакчылары гаскәрләре ветераннары хәрәкәтендәге хезмәтләре өчен Юрий Степанов медальгә лаек булды. Моннан тыш, аны «Чик сакчылары бердәмлеге» һәм «Ватан сагы» җәмгыятьләре дә Мактау грамотасы белән билгеләп үттеләр. Түбән Кама шәһәре ветеран чик сакчылары рәхмәт белдерделәр. Вячеслав Красновка һәм Юрий Аканеевка район башлыгының Макктау грамоталары тапшырылды. Александр Бобов, Сергей Падиряков һәм Архип Иванов район башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Район ветеран-чик сакчыларыннан Рәхмәт хатларын Владимир Семенов, Юрий Альдиванов, Владимир Кондратьев һәм Валерий Васильев алды.

Тантана ахырында җыелучылар яңа һәйкәл итәгенә чәчәкләр салдылар, һәлак булган чик сакчыларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Юрий Степанов һәйкәлне ачуда актив катнашкан кешеләргә ихлас рәхмәт белдерде.

Фото: Савгач авыл мәдәният бүлеге архивыннан.


Нет комментариев