Савгач урта мәктәбендә Михаил Сениэль музее ачылды
Танылган чуаш шагыйре Михаил Егоровның (Сениэль) 80 яшьлегенә аның туган мәктәбендә музей булдырылды.
Бүген Михаил Сениэльга 80 яшь тулган булыр иде. Ул 2014 елның 27 гыйнварында вафат булды. Аның турындагы истәлекне иң якын кешеләре – бертуган Егоровлар, аларның гаиләләре һәм кече ватаны халкы кадерләп саклый. Өч ел элек алар, күп еллар элек абыйлары зур әдәбиятка юллама алган Савгач урта мәктәбендә истәлеген мәңгеләштерү өчен, музей оештырырга уйлаганнар.
Кичә Савгач урта мәктәбендә музейны тантаналы төстә ачу булды. Бу уңайдан бирегә бик күп кунаклар, әдәби даирә, чуаш милли мәдәни автономиясе вәкилләре, «Сувар» республика чуаш газетасыннан коллегалары, Михаил Егоровның якыннары, педагоглар килгән иде. Һәм менә, Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев һәм Савгач урта мәктәбе директоры Александр Музилеев символик кызыл тасманы кистеләр.
Музейны оештыручылар экспозиция өчен материаллар тупладылар. Күп кенә әйберләр, предметларны Егоровлар гаиләсе биргән. Аларның һәркайсы герой тормышы белән бәйле, ул аларны балалык елларында, яшь чагында һәм әдәбиятчы булгач кулланган. Экспозиция гаилә, иҗади, тарихи темаларга бүленгән. Биредә аның иң якын кешеләре – әти-әнисе, абыйлары, хәтта бөтен дөньяга танылган космонавт Андрей Николаев белән бергә җылы мөнәсәбәтләре сакланган фоторәсемнәр дә урнаштырылган.
Чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы Галина Максимова экспозиция белән таныштырды, теге яки бу экспонат белән бәйле кызыклы мизгелләр турында сөйләде.
Чуаш шагыйре Валерий Мартынов (Туктар) күренекле якташыбыз турындагы хатирәләре белән уртаклашты, музейга китаплар һәм төрле елларда Сениэль шигырьләре басылган газеталардан кисеп алынган өзекләр бүләк итте. Алар арасында мәктәптә укыганда, иҗат юлы башында язылган шигырьләр дә бар. Очрашуда катнашучыларны шагыйрьнең бертуганнары – Савгач урта мәктәбенең элеккеге директоры Николай Егоров һәм музыка укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Владимир Егоров сәламләде.
– Безнең өчен ул өлкән абый һәм бөтен нәрсәдә үрнәк булды, – дип ассызыкладылар алар. Шулай ук туганнары турында игелекле хатирәләре өчен барысына да рәхмәт белдерделәр.
–Михаил Сениэль – безнең төбәгебез горурлыгы, – дип билгеләп үтте район ЧНК рәисе Роза Чентаева. – Туган ягыбызны данлау, халкыбызның телен һәм мәдәниятен саклап калу өчен ул бик күп эш башкарды.
– Бу музейның билгеләнеше – күренекле якташыбыз белән бәйле тарихи ядкарьләрне саклап калу гына түгел, – дип ассызыклады Савгач урта мәктәбе директоры Александр Музилеев. – Ул Сениэль тормышы мәктәп укучылары өчен югары максатка ирешүдә үрнәк булсын өчен булдырылган. Бу үзенә күрә әдәби-этнографик почмак та. Ул безнең укучыларга Михаил Сениэль тормышы һәм иҗат юлы турында күп нәрсә ачарга, бу шәхеснең үткәнен туган як тарихы белән бәйләргә мөмкин. Музей балалар белән тәрбия эшләре буенча ярдәмче булачак.
Ачу тантанасында катнашучылар Михаил Егоровның каберендә булып, аны искә алдылар, бюстына чәчәкләр куйдылар. Ул Урмандеево зиратында әтисе һәм әнисе каберләре янәшәсендә җирләнгән. Аның һәйкәлендә Сениэльдән кешеләрне тирән уйланырга мәҗбүр итә торган: «Ман куранасчӗ сире вӑхӑт тӗтӗме витӗр» – «Мин сезнең каршыгызга вакыт төтене аша килеп басарга тиеш» дигән мөрәҗәгать бар.
Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев