Савгач урта гомуми белем бирү мәктәбе сенсорлы интерактив панельгә ия булды.
Мәгариф системасында техник яңалыкларның берсе – югары ачыклыктагы махсус сенсор панеле, бу заманча такталарга альтернатива булып тора. Ул зур күләмле сенсор экраныннан гыйбарәт, ул бармакларның кагылуына реакция ясый, алынган командаларны эшкәртә һәм экранга кирәкле мәгълүматларны чыгара. Кыскасы, техника яңа һәм файдалы, аның турында хыялланырга гына мөмкин. Узган ел дүрт мәктәп, шул исәптән аксубайлылар да, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында интерактив панельләр алдылар һәм аларны белем бирү процессында уңышлы кулланалар.
Күптән түгел Савгач урта мәктәбендә интерактив панель барлыкка килде. Мәктәп директоры Александр Музилеевка аны район Советының йомгаклау утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Камил Гилманов тапшырдылар.
Савгач урта мәктәбе шундый бүләккә белем бирүдә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән һәм районның җәмәгать тормышында актив катнашкан өчен лаек булды.

Нет комментариев