Савгач һәм Емелькино командалары волейбол буенча ярышларда иң көчлеләр булдыла
Соңгы яңалыклар

Савгач һәм Емелькино командалары волейбол буенча ярышларда иң көчлеләр булдыла

«Юность» универсаль спорт залында 9-11 сыйныфлар егетләре һәм кызлары арасында волейбол буенча турнир узды.

Ике көн дәвамында «Юность» спорт комплексында Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Кубогына   волейбол буенча көч сынашулар барды. Турнирны кызлар командалары ачып җибәрде. Алар җиде команда уйнады.

Кызлар арасында волейбол ярышлары финалында дүрт команда очрашты, тик мактау пьедесталына аларның өчесе генә күтәрелде. Турнир кубогын  Савгач кызлары яулады. Аларның тренеры Ольга Васильева кызларның уңышын  хаклы рәвештә бүлеште. Икенче урында – Емелькино командасы, аларның тренеры Евгений Елисеев. Иске Ибрай мәктәбеннән Рәис Бикушев тәрбияләнүчеләре ярышларның бронза призерлары булдылар.

Егетләр арасында волейбол буенча турнирда тугыз команда көч сынашты. Емелькино егетләре бәхәссез җиңү яулады. Алар беренче урында. Икенче урында – яңаибрайлылар, өченчедә – савгачлылар.

Җиңүчеләр һәм призерлар яшьләр эшләре һәм спорт  бүлеге Кубогы, грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

 

 


Нет комментариев