Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сатып алучылар белән очраштылар, хокукларын аңлаттылар

Һәр кулланучы, Роспотребнадзор һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләренә мөрәҗәгать итсә, үз хокукларын яклый ала.

Кулланучылар хокукларын яклау көне 1983 елдан башлап ел саен 15 мартта үткәрелә. Ел саен бу көннең үз темасы бар. Быел ул экологик чиста энергиягә күчү аша кулланучыларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтүгә багышланды. Кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Роспотребнадзорның беренче разрядлы өлкән белгече Гүзәл Исмәгыйлева, Түбән Кама территориаль идарәсенең контроль-инспекция бүлеге эксперты Ирина Ершова, район башкарма комитетының бухгалтерлык исәбе һәм хисап бүлегенең әйдәп баручы белгече Лиана Мельникова сәүдә нокталарына рейдлар үткәрделәр.

Кибетләрдә сатып алучылар белән очрашу шулай ук сыйфатлы продукт сатып алуга багышланды.

– Товар этикеткаларында биологик, экологик, органик җитештерү билгеләрен күргәндә, маркировканы раслау өчен сатучылардан әлеге продукциягә сертификат таләп итегез, – дип тәкъдим итте сатып алучыларга Гүзәл Исмәгыйлова. – Мондый продуктлар сәламәт туклану өчен билгеләнгән һәм аларның бәясе югарырак, әмма җитештерүчеләр товарның сыйфатын күрсәтүдә һәрвакытта да намуслы булмыйлар.

Рейдта катнашучылар хуҗалык кибетләрендә дә булдылар, гражданнарга аларның хокуклары һәм аларны яклау механизмы турында җиткерделәр, тематик белешмәлекләр тараттылар.

Гүзәл Исмәгыйлова һәм Ирина Ершова бу көнне Күпфункцияле үзәктә булдылар, район халкы белән очраштылар, аларның куллану хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев