1930 елда гади крестьян гаиләсендә туып, ул үз буыны өлешенә, бигрәк тә Бөек Ватан сугышы елларында, төшкән авырлыклар һәм сынаулар аша уза.
Мәзгүрә Галимҗан кызының балачагы бәхетле булмый: 1941 елда әтисе каты авырудан вафат була, ә әнисе дүрт бала белән кала. Олы апасына нибары 13 яшь, ә кечесенә алты ай гына була. Апасы фермада эшли башлый, ә әнисе колхозда төрле эштә хезмәт куя, чөнки ничек тә яшәргә кирәк була. Мәзгүрә кечкенәдән үк сеңелләрен карауны һәм хуҗалык эшләрен үз өстенә ала.
Яшь чактан ук авыр хезмәт башкара – печән чабуда, урманнан утын ташуда, ашлык җыю һәм башка бик күп эшләрдә катнаша. Моннан тыш, Мәзгүрә тракторчыларга һәм комбайнчыларга да булыша.
Сугыш беткәч, Мәзгүрә яшьтәшләре белән бергә агач әзерләү эшләренә китә. Аяк киеме тиз сафтан чыгу сәбәпле, чабатаны да үз кулың белән үрергә туры килә.
– Мин колхозда төрле эшләрдә эшләдем, тормыш авыр иде, ләкин беркайчан да төшенкелеккә бирелмәдем. Хәзер без матур, имин тормыш белән яшибез, – ди тантана сәбәпчесе.
Буй җиткән кыз күрше авыл егете Фәйзерахманга кияүгә чыга. Ләкин гаилә бәхете озакка бармый – яшь ир улы туганчы ук вафат була, Мәзгүрә баласы белән ялгыз кала. Кайнатасы белән кайнанасының үзләрендә калырга үгетләүләренә карамастан, хатын туган авылына кайта һәм, әнисе белән бергә, улын тәрбияли.
Мәзгүрә Галимҗан кызы бүген якыннары — улы һәм килене белән, өч оныгы, алты оныкчыгының уңышларына сөенеп яши.
Юбилей уңаеннан Мәзгүрә Зарипованы Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин һәм Шәрбән авыл җирлеге башлыгы Дамир Шәрифуллин котладылар, аңа ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләделәр, бүләкләр, чәчәкләр һәм РФ Президенты Владимир Путиннан тәбрикләү хатын тапшырдылар.
Нет комментариев