Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

“Саннар дәресе” Аксубай укучыларын интернетта куркынычсызлыкка өйрәтте 

3нче мәктәпнең сигезенче сыйныф укучылары өчен ачык формада чараны ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев үткәрде.

Белем бирү учреждениеләрендә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә гадәти булмаган информатика дәресләре сериясе – “Саннар дәресе” проекты уңышлы тормышка ашырыла. Проект кысаларында 3нче мәктәптә узган чираттагы чара интернет челтәрендә куркынычсызлыкка багышланганды. 

Укучылар алдында ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев һәм башкарма комитет җитәкчесенең финанслар һәм милек белән идарә итү буенча беренче урынбасары Илшат Моратшин чыгыш ясадылар. Алар очрашуны җанлы әңгәмә алымында үткәрделәр. 

Министрлык вәкиле балаларга онлайн-куркыныч янаудан ничек котылырга, куркыныч программаларның нинди зыян китерергә мөмкин булуы һәм яңартылган вируска каршы программага ия булу мөһимлеге турында сөйләде. Моннан тыш, укучылар белән әңгәмә барышында социаль челтәрләрдә, кибербуллингта үз-үзеңне тоту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

– Онлайн-куркыныч безне төрле яктан чолгап алган. Яшьтән үк интернетта куркынычсызлыкны белү мөһим, дип билгеләп үтте Илдар Садриев. – Мәктәп укучылары – виртуаль чынбарлык, заманча гаджетлар һәм технологияләр тормышының аерылгысыз өлеше булып торган буын. Нәкъ менә шуңа күрә аларны цифрлы дөньяда «исән калу»ның база күнекмәләренә өйрәтергә кирәк. 

Информатика укытучысы Лилия Хуҗахметова интернетта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белүгә тест үткәрде. Ул шулай ук балаларга кибератакның реаль куркынычлары һәм нәтиҗәләре, парольләрне ачарга сәләтле программалар, шулай ук мошенниклардан саклану ысуллары турында да сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев