Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетен 1910-1913 елларда Россия һәм Урта Азия мөселманнары акчасына төзелгән.
Санкт-Петербургта Кронверк проспектындагы Җәмигъ мәчетенең түбәсен төзекләндерү эшләре башланды.
Россия мөселманнары Дини җыены хәбәр иткәнчә, Дәүләт административ-техник инспекциясе 2022 елның 15 маена кадәр конструкцияләр урнаштыру өчен ордер биргән.
«Кронверк проспекты, 7нче йорт адресы буенча урнашкан төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булган Җәмигъ мәчете түбәсен төзекләндерү эшләрен башкару өчен вакытлыча әйләндереп алу, вакытлыча инженерлык коммуникацияләре һәм төзелеш материаллары урнаштыру өчен ордер бирелде», — дигәннәр ведомствода.
Контракт бәясе — 18,5 млн сум.
Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетен 1910-1913 елларда Россия һәм Урта Азия мөселманнары акчасына архитектор Николай Васильев төзегән, диелә хәбәрдә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев