Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Самокат – куркыныч транспорт

Яңа модалы транспорт – электр самокаты, сәламәтлеккә турыдан-туры куркыныч.

Җәй җитү белән самокатларда йөрүче балалар һәм яшүсмерләр күбәйде. Балаларның икәүләпөчәүләп әлеге транспорт чарасында йөрүләрен, өстәвенә, еш кына машиналар хәрәкәте өлешенә чыгуларын күзәтергә мөмкин.

– Кайбер электр самокатлары тизлекне сәгатенә 40 километрга кадәр арттыра. Кайбер төрләр буенча М категорияле йөртү таныклыгы алырга кирәк. Бу бик зур имгәнү куркынычы булган транспорт, балалар идарә иткәндә бигрәк тә. Хөрмәтле ата-аналар, мондый куркыныч уенчыкны балаларга сатып алырга кирәкми. Сатып алудан килгән шатлык бәясе баланың сәламәтлеген һәм хәтта гомерен югалтуга китерергә мөмкин, – дип мөрәҗәгать итә безнең газета аша әти-әниләргә районның баш дәүләт автоинспекторы Нияз Гыймалетдинов.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев