Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Самаренкин КФХсында 700 килограмм гөмбә җыеп алганнар

Анатолий Самаренкин КФХсының гөмбә цехы турында без берничә тапкыр яздык.

Ул өч ел ярым элек ачылган иде. Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов сүзләренә караганда, гөмбә җитештерүгә 230 миллион сумнан артык акча тотылган.

– Эшмәкәр Самаренкинны, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгы да хуплады, җиһазлар сатып алуга, техник модернизацияләүгә грант бүлеп бирде. Анатолий Самаренкин – актив озын гомер кичерү үрнәге. Ул тугызынчы дистәне вакласа да, авыл кешеләре өчен эш урыннары булдырып, үзенең туган авылын төзекләндерүгә өлеш кертеп, эшләвен дәвам итә.

Гөмбә үстерү производствосы эшли башлаганнан алып шактый киңәйде, биредә заманча цехлар төзелде, монда биш камерада гөмбә үстерелә, автомат сү сибү линиясе эшли һәм онытылган иске тамчылы сугару урынына томанлы сугару кулланыла. Узган елның ноябрендә куллануга тапшырылган цехта субстратгөмбәчек блоклары әзерләнә.

Бу атнада монда моңа кадәр булмаган – бер дулкыннан 700 килограмм уңыш җыеп алганнар.

– Гөмбә үстерү процессы зур хезмәт сорый, блокларга нигез салудан алып соңгы нәтиҗәгә кадәр 20 көн вакыт уза, камера булдыруга уртача өч көн вакыт китә, – дип сөйли җитештерү мөдире Татьяна Жукова. – Кайчандыр аена 50, 100 килограмм гөмбә җыя идек. Әкренләп куәтне арттыра барабыз.

Анатолий Константинович фикеренчә, аның производствосында төп уңыш – кешеләр. Бүген монда 22 кеше хезмәт куя. Предприятиенең үз техникасы бар, сату базары җайга салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев