Аксубай җәмәгать суды районның 53 яшьлек кешесен транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе тәкъдим иткән мәгълүматларга караганда, 22 сентябрь иртәсендә гражданин Ш. исереклек билгеләре белән КамАЗ автомашинасы белән идарә итә.
Аның авыз куышлыгыннан аракы исе килә, бит тиресенең төсе кискен үзгәрә, аягында тотрыклы басып тора алмый. Аны шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Сөлчә урамында тоткарлаган ЮХИДИ хезмәткәрләре урында һәм Аксубай район үзәк хастаханәсендә тикшеренү узарга тәкъдим итәләр. Әмма йөртүче баш тарта. Гражданин Ш., эшне аннан башка гына карау турында гариза язып, судка килми. Җәмәгать суды Карары белән ул ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә һәм аңа 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнә. Суд карары законлы көченә кергән.
Нет комментариев