Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры түләүсез җәйге аланнар турында сөйләде

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова түләүсез катнашып була торган җәйге аланнар турында сөйләде.

«Бездә дәүләт тарафыннан түләнә торган аланнар бар. «Болгар – Туган тел» аланының ике сменасы да әти-әни һәм бала өчен бушлай, Биләрдә узачак 6 смена да бушлай була», – диде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

«Болгар – Туган тел» аланы 12-18 июнь һәм 20-26 июньдә оештырыла.

«Ике төрле юлламалар бар, берсенә дәүләт тарафыннан акчалата субсидия бирелә, икенчесе – әти-әниләр тарафыннан түләнә. Әти-әни алган 18 көнлек юлламага көненә 5 тапкыр ашату, программа, футболкалар, куен дәфтәрләре һәм башкалары, гомумән базада тору шартлары керә. Республикада уртача бәя ничек булса, бездә дә шул бәя», – дип аңлатты ул аланнарга түләүле юлламалар турында. 

Былтыргы кешбәк программасының быел булмавын да әйтте. 

«Былтыр «Ростуризм» тарафыннан кешбэк программасы оештырылган иде, алан өчен түләүләрнең 50 проценты ата-анага кайтарылды. Быел андый программа юк», – дип аңлатты ул. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев