Җылы чор җиткәч, хәлне ничек сакларга – сезонның төп кагыйдәләре турында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе территориаль бүлеге өлкән белгече Гүзәл Исмәгыйлова сөйли.
– Яз, җәй – шашлык, яшелчәләр һәм табигатькә көтеп алынган сәфәрләр вакыты. Ләкин нәкъ менә эссе көннәрдә безнең организм өстәмә куркыныч астында кала: продуктларда яшәүче бактерияләр куркыныч тизлектә үрчиләр. Сәламәт туклану көнендә Роспотребнадзор искәртә: азык-төлек белән агулану – ул бары тик «ниндидер начар әйбер ашадым» дигән сүз түгел, ә сусызлануга, хастаханәгә эләгүгә һәм озак вакыт эштән читләштерүгә китерә торган җитди куркыныч.
Әмма мондый агулануларның күбесен булдырмый калырга мөмкин. Дүрт гади, әмма ныклы кагыйдәне үтәү дә җитә.
Беренче кагыйдә: чисталык – 1 нче киртә
Бактерияләр сабынны һәм кайнар суны яратмыйлар.
• Ашарга әзерләү, ашар алдыннан, бәдрәфтән соң, чи итне бүлгәннән соң кулларыгызны юыгыз. Әйбәтләп, сабын белән, кимендә 20 секунд.
• Эшкәртү такталарын, пычакларны, өстәл өслекләрен чиста тотыгыз. Чи ит яки балык белән эшләгәннән соң – һичшиксез дезинфекцияләгез.
• Төрле такталар кулланыгыз: берсен чи ит һәм балык өчен, икенчесен икмәк, яшелчәләр һәм әзер ризыклар өчен. Бу әйберләрнең бер-берсенә пычрак йоктыруын булдырмаячак.
Икенче кагыйдә: салкын – куркынычсызлыкның дусты
Бүлмә температурасында бактерияләр яшен тизлегендә үрчиләр.
Итне һәм кош итен дөрес итеп эретү: салкынча урында, суыткычта яки микродулкынлы мичтә. Беркайчан да бүлмә температурасында эретмәгез.
Һәр ашау алдыннан яраклылык срокларын тикшерегез. Вакыты чыккан ризыкны кызганмыйча чүплеккә ташлагыз.
Өченче кагыйдә: кайнар эшкәртү – бактерияләрне юкка чыгару ысулы
Югары температура инфекция чыганакларын үтерә.
• Ит, кош итен һәм балыкны тулысынча пешкәнче кыздырыгыз, кайнатыгыз, мичтә пешерегез. Суы тулысынча ачык төстә булырга, ә алсу булмаска тиеш. Кулинария термометрын куллану бик яхшы: ризыкның эчке температурасы +74°C тан артык булырга тиеш.
• Узган көнге ашны кайнап чыкканчы яки кимендә +74°C ка кадәр җылытыгыз.
• Чи йомырканы (өйдә ясалган майонез, гоголь-моголь) һәм пастеризацияләнмәгән сөтне кулланмагыз – аларда сальмонелла һәм башка куркыныч бактерияләр булырга мөмкин.
Дүртенче кагыйдә: ризык сайлаганда игътибарлы булыгыз
Сәламәтлеккә куркыныч тудыра икән, хәтта иң тәмле ризыкны да сатып алмагыз.
• Ризыкны тикшерелгән, саклау шартлары үтәлгән урыннардан гына сатып алыгыз: кибетләрдән, рәсми базарлардан.
• Сатып алганчы ризыкны игътибар белән карагыз һәм иснәп карагыз. Шикле күренеш, начар ис, кабарган төргәк – баш тарту өчен сәбәп.
• Шикләнүдән тартынмагыз. Әгәр дә сыйфатына шик туса, аны үзегез дә ашамагыз, балаларга да бирмәгез.
– Агулану булган очракта нәрсә эшләргә?
– Беренче билгеләре: күңел болгану, косу, эч китү, эч авыртуы, хәлсезлек.
Күп сыеклык эчәргә кирәк (су, сыек чәй, регидратация өчен эремәләр) – агуланганда сусызлану бик тиз була. Авырту билгеләре көчле булса, 2-3 көн дәвам итсә яки бала, карт кеше яки йөккә узган хатын-кыз авырый икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Алдан саклану һәрвакыт дәвалаудан җиңелрәк, арзанрак һәм куркынычсызрак. Гигиенаны үтәү, ризыкларны дөрес саклау һәм җентекләп эшкәртү – бу катлаулы кагыйдәләр түгел, ә гомерне һәм сәламәтлекне саклап калучы гадәтләр.
Нет комментариев