Сак булыгыз: түбәдән боз сөңгеләре һәм кар төшә!
Идарәче компания Аксубайның күп фатирлы йортлары түбәләреннән кар чистартуга кереште.
Күп фатирлы йортлар түбәләрендәге боз катламнары һәм кар һава температурасы күтәрелү белән кешеләр гомеренә куркыныч тудыра. Кар корылмалар, электр үткәргечләре һәм газүткәргечләр өчен дә куркыныч тудыра.
– Район үзәгендә 110 күп фатирлы йорт бар, кайберләренең түбәләреннән боз сөңгеләре салынып тора, кайберләре өстендә бозлы кар ята. Кардан һәм боздан арындыру эшләрен ике бригада башкара, аларның югарыда эшләүгә рөхсәтләре һәм корылмалар түбәләрендә эшләү тәҗрибәсе бар, – дип шәрехләде идарәче компания мастеры Гомәр Хәйруллин.
Октябрь урамында урнашкан 16А йорты янында чикләү тасмасы артына мине фотоаппарат белән кертмәделәр, югарыда эшләүчеләр белән ерак арадан сөйләшергә туры килде.
– Бер көн эчендә ике-өч йорт түбәсен чистартабыз, – дип бүлештеләр белгечләр. – Биредә кар катламы да биек түгел, боз сөңгеләре дә аз. Хәер югарыдан түбәнгә ыргылган зур булмаган боз сөңгесе дә тормыш өчен куркыныч тудыра ала.
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, районда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе хуҗалык итүнең барлык формадагы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә үз ведомстволарындагы биналар түбәләрен кардан һәм боздан чистарту чараларын күрү турында күрсәтмә бирде. Түбәдән кар һәм боз төшү куркынычы булган урыннарда кисәтү аншлаглары куелырга, ә территория әйләндереп алынган булырга тиеш. Кешеләрнең үзләренә дә уяулык күрсәтергә, кар, боз сөңгеләре төшү куркынычы булган түбәләр астыннан йөрмәскә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев