Аксубайның 3нче мәктәбе укучысы Татарстанның йөзләгән баласы арасында сайлап алу конкурсын узды.
Сафар Моратшин – 3нче мәктәп укучысы, яшь булуына карамастан яшьләр сәясәтендә яхшы уңышларга ирешкән актив үсмер. Без аның турында узган ел язган идек, аның «2020 ел лидеры» конкурсында махсус номинациядә җиңү яулаганын белдек. Быел ул үзен тагын да күбрәк күрсәтте.
Яшьләр яңалыкларыннан хәбәрдар булу, төрле форумнарда катнашу – бу әле аның көндәлек планына кергәннең бер өлеше генә. Быел ул үз алдына – Анапага СДО җәйге профильле сменага сайлап алу конкурсын уңышлы узу бурычын куйган. Һәм ул моңа иреште дә! Сафар бу юлламаны отучылар арасында булып чыкты.
ТР балалар иҗтимагый оешмалары лидерлары һәм активистлары өчен «Лидерлар хәрәкәте» җәйге республика сменасы ТР балалар оешмалары Советы тарафыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлык ярдәмендә үткәрелә. Сайлап алу конкурсы Татарстанның йөз баласы арасында алып барыла. Бу сменага яшьләр сәясәте өлкәсендә үз эшчәнлекләренең яхшы нәтиҗәләрен күрсәткән иң актив һәм иң яхшылары гына эләгә ала.
Фото: ВК социаль челтәреннән.
Нет комментариев