Кәкре Күл урта мәктәбендә Математика, физика һәм информатика атналыгында барлык сыйныфлар өчен шашка буенча турнирлар да планлаштырылган иде.
Әлеге мәктәптә шахмат уеннары белән беррәттән рус шашкасына да зур әһәмият бирелә. Укытучылар фикеренчә, бу уен укучыларның интеллектуаль үсешенә һәм математика сәләтенә ярдәм итә.
1-4 сыйныфлар арасында турнир узган инде. Аларны, һәрвакыттагыча, шахмат һәм шашка буенча түгәрәк җитәкчесе, математика һәм информатика укытучысы Владимир Королев оештырды. Җиңүчеләр һәм призерлар лаеклы бүләкләр алдылар.
Нет комментариев