Рус Кармәте башлангыч мәктәбендә куңелле Яңа ел бәйрәме үтте
Балалар янына тантанага Кыш бабай килде.
Мәктәп укучылары өчен бу чын могҗиза иде, алар әкияткә ышандылар! Балалар аның белән әйлән-бәйлән әйләнделәр, аның өчен шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай бүләкләр таратты, түбән сыйныф укучылары бик шатландылар. Бу вакытта балалар бакчасында ял сәгате иде, әмма Кыш бабай аларга да бүләкләр калдырды.
Бу бәйрәм турында Яңа Кармәт муниципаль берәмлеге депутаты Алексей Буранов сөйләде. Ул “сәхнә артында калган” серләрне дә ачты.
– Безнең Кыш бабайның исеме Анатолий Кузьмич Михайлов, – ди җирле активист. – Ул мәгариф ветераны, авылда мәктәп директоры булып эшләде. Аның җитәкчелегендә комплекс ачылды. Ул балаларны яратучы педагог иде, үз эшенә мәхәббәт белән карады. Анатолий Кузьмич – игелекле һәм ярдәмчел кеше. Барлык әти-әниләр, авыл халкы исеменнән балаларга бүләк ителгән шатлык-сөенечләр өчен аңа зур рәхмәт әйтәсе килә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев