Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең уяулыгы аркасында чираттагы тапкыр исерек машина йөртүче гаебе белән юл һәлакәтләренә юл куелмады.
16 октябрьдә Аксубай районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы ачык суд утырышында Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.8 маддәсе 1 өлешендә каралган 1962 елда туган гражданин П.га карата административ хокук бозу турындагы эш материалларын карады.
2025 елның 25 августында 18:15 сәгатьтә Аксубай шәһәр тибындагы бистәсенең Шоссе урамындагы 42 нче йорт янында ул исерек хәлдә LADA Granta автомобиле руле артында тоткарлана. Бу халәттә хәрәкәтен дәвам итәргә аңа дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мөмкинлек бирми, алар хокук бозу турында беркетмә төзиләр.
Гражданин П. суд утырышына килмәгән. Судка ул эшне аңардан башка гына карау турында гариза биргән. Гаризада ул шулай ук үз гаебен тануын һәм кылган эшенә үкенүен белдергән.
Эш материалларын өйрәнгәннән соң җәмәгать судьясы гражданин П.ның гамәлләрендә РФ КоАПның 12.8 маддәсе 1 өлешендә каралган административ хокук бозу составы булуын таный. Закон нигезендә аңа 45 000 сум күләмендә административ штраф һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнгән.
Нет комментариев