Руль артына хәмер кулланган килеш утырган йөртүчеләрнең исемнәре аталачак
Аксубайның җәмәгать суды автомобиль белән исерек килеш идарә иткән йөртүчегә карата карар чыгарды.
Районда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан исерек машина йөртүчеләр катнашында юл һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән контроль-профилактика чаралары көн саен үткәрелә. Исерек машина йөртүчеләрне тоткарлау очраклары да сирәк күренеш түгел.
–Татарстан республикасында, аерым алганда, Аксубай районында, сәрхүш машина йөртүчеләр катнашында килеп чыккан юл-транспорт вакыйгаларының артуына бәйле, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча республика комиссиясе транспорт чаралары белән исерек килеш идарә итүче машина йөртүчеләр турында хәбәр итү турында карар кабул итте, – дип шәрехләде районның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия рәисе Станислав Зайцев.
Ел башыннан Татарстанда исерек шоферлар катнашында 140 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 29 кешенең гомере өзелгән, 197 кеше зыян күргән. Татарстан ММЧ журналистлары бу югалтуларны бер генә ел күрми, шуңа күрә бу проблеманы яктыртуны көчәйтергә карар кылды. Без һәр кагыйдә бозу турында язачакбыз һәм хокук бозучыларның нинди җәза алулары турында сөйләячәкбез. Бу штрафлар гына түгел, иректән мәхрүм итү дә.
– Бары сентябрь аенда гына Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре исерек килеш транспорт чаралары белән идарә иткән 63 йөртүчене ачыклады, – дип шәрехләде ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Өстәвенә, аларның икесе юл-транспорт фаҗигасы китереп чыгарган, берсе вакыйга урыныннан качкан. Бәхеткә, бер юл һәлакәтендә барлык катнашучылар да җиңелчә имгәнүләр алган, икенчесендә машиналар гына зыян күргән.
Районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе мәгълүматларына караганда, Аксубай районының җәмәгать суды тарафыннан РФ КоАПның 12.8 маддәсе 1 өлеше буенча Айваседа А.Н.га карата 1 ел да 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән 30 мең сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә җәза чыгарылган. Хөкем карары законлы көченә керде.
Хәтта бик аз микъдардагы алкоголь куллану да машина йөртүчене хәрәкәтне контрольдә тоту мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Исерек хәлдә хәрәкәтләрне координацияләү югала, реакция кими. Исерек машина йөртүчеләр рөхсәт ителгән тизлекне арттыралар, куркыныч маневрлар ясыйлар, юл билгеләре һәм светофор сигналлары таләпләренә игътибар итмиләр, нәтиҗәдә, кешеләр үлеменә һәм имгәнүләргә китергән юл-транспорт һәлакәтләрендә катнашучыларга һәм гаеплеләргә әйләнәләр.
Районда исерек машина йөртүчеләр турында хәбәр итү мөмкин булган телеграмм-канал булдырылды. Өстәвенә сезнең хәбәрләр башка язылучыларга күренмәячәк. Исегездә тотыгыз, безнең тормышта күп нәрсә нәкъ менә безнең дәшми калуыбыз аркасында килеп чыга. Руль артында исерек яисә сәер машина йөртүчене күрәсез икән, «Telegram» мессенджеренда «Аксубайның исерек машина йөртүчесе» төркеменә языгыз яисә: 02, 102, 8 (84344) 2-73-63; 2-79-74 телефоннары буенча шалтыратыгыз. Бәлки нәкъ менә сез кемнеңдер гомерен саклап калырсыз.
Мессенджерларда антиДПС төркемнәре дә булдырылган һәм эшли, анда ЮХИДИ хезмәткәрләренең кайда хәрәкәт итүе буенча актив фикер алышалар, күп кенә машина йөртүчеләр постларны башка урамнар, юллар буенча әйләнеп узалар. Ә хәзер чатта шул ук исерек машина йөртүче дә булуын күз алдына китерегез! Ул сез балаларыгыз, оныкларыгыз белән йөргән яисә эштән соң гаиләгез белән өйгә кайткан юлга чыгарга мөмкин. Һәм сез аның юлында очрый аласыз! Күз алдына китердегезме? Һәм сезнең әлеге чатка хәбәр җибәрү теләгегез бармы? Уйланыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев