Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны «Экояз-2021» акциясендә катнашырга чакырды
Республика экологик акциясе 1 апрельдән 31 майга кадәр үткәрелә.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны «Экояз-2021» акциясендә катнашырга чакырды. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының ел саен үткәрелә торган чарасы бүген, 1 апрельдә башланды.
«Өмәләрдә катнашыгыз, табигатьне көн саен саклагыз!» - дип мөрәҗәгать итте республика Президенты Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсенә язылучыларга.
«Экояз-2021» акциясе республикада 1 апрельдән 31 майга кадәр узачак. Гомумреспублика өмәсе 24 апрельгә билгеләнгән. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында быел әлеге акциядә 2020 елга караганда алты тапкыр күбрәк кеше катнашыр дип өметләнәләр.
Чыганак:tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев