Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге сәхифәсендә үз язылучыларын Яшьләр көне белән котлады.
Шул уңайдан ул бәйрәмгә багышланган ролик куйган. «Яшьләр көне белән! Бер дулкында», - дип язган видео янына Татарстан Президенты.
Россиядә Яшьләр көне 1958 елдан бирле билгеләп үтелә. Әмма СССР чорында аны июньнең соңгы якшәмбесендә бәйрәм иткәннәр. 1993 елда бәйрәмнең төгәл датасы билгеләнде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев