Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов «СИБУР»га «ТАИФ» инвестпроектларын саклап калган өчен рәхмәт әйтте

Яңа акционерлар — «СИБУР» компаниясе шулай ук социаль проектларны да саклап калган.

Татарстанның зур нефть химиясе предприятиеләре — «Түбән Кама Нефтехим» һәм «Казаноргсинтез»да милекчеләр алмашынганнан соң зур инвестиция проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Яңа акционерлар — «СИБУР» компаниясе шулай ук социаль проектларны да саклап калган.

«СИБУР» — безнең стратегик партнерыбыз, хезмәттәшлек буенча зур планнарыбыз бар. Без «Түбән Кама Нефтехим» да, «Казаноргсинтез»да, энергетика производстволарында проектлар өлешендә башлаган планнар — барлык бу проектлар дәвам итә», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясе утырышында.

«Минем хезмәттәшләребезгә рәхмәт белдерәсем килә. Компания инвестиция проектларын дәвам итеп кенә калмый, ә социаль проектларда да актив катнаша. Шуңа күрә мин „СИБУР“ га аңлаулары өчен рәхмәт белдерәм һәм Татарстан сезнең барлык башлангычларыгызга актив ярдәм күрсәтәчәк, дип ышандырасым килә», — диде ул.

Коллегия утырышында әйтелгәнчә, «Түбән Кама Нефтехим» «ЭП600» проектын уңышлы гамәлгә ашыра, ә «Казаньоргсинтез» сэвилен производствосын төзи.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев