Роза Хәбибуллина истәлегенә бәйге традиционга әвереләчәк
Редакция элеккеге мөхәррир Роза Хәбибуллина истәлегенә «Без – Туфан варислары» дигән татар телендә иҗади эшләр бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарды.
Ул быел редакция тарафыннан район газетасының элеккеге мөхәррире Роза Хәбибуллина истәлегенә гамәлгә куелды. Редакция Роза Хәбибуллинаның гаиләсе һәм районның мәгариф бүлеге тарафыннан хуплау тапты.
Бәйгедә район үзәгенең Виталий Тимирясов исемендәге 1нче һәм 2нче мәктәпләре катнашты. Балаларның эшләренә составында редакция ветераны, дубляж газетасы тәрҗемәчесе Гүзәл Мингатина булган мәртәбәле жюри бәя бирде. Ковидка каршы чаралар белән бәйле рәвештә, жюри бүләкләү алдыннан эшләде.
Җиңүчеләрне редакциягә бүләкләү тантанасына чакырдык.
– Бәйгене оештырып, редакция коллективы гаделлекне торгызырга һәм Роза Камил кызы Хәбибуллинаны искә алырга булды. Чөнки нәкъ менә аның инициативасы һәм фикердәшләре төркеме катнашында, Хәсән Туфанның кече ватанында – Иске Кармәт авылында шагыйрьнең исеме мәңгеләштерелде. Район газетасы журналистлары һәрвакыт район тарихын яздылар, әмма аларны гаиләләре, туганнары һәм хезмәттәшләре генә хәтерли. Без әлеге бәйгенең редакциянең элеккеге мөхәррирне зурлап искә алу булуын һәм үзләренең фикерләрен туган татар телендә белдерә алучы яшь журналистлар буынын тәрбияләвен телибез, – дип билгеләп үтте «Татмедиа» АҖ филиалы «Сельская новь» газетасы редакциясенең баш мөхәррир-җитәкчесе Людмила Жаренова.
Роза Хәбибуллинаның кызы – Эльза, хис-кичерешләргә бирелеп, редакция баскычы буенча күтәрелгәндә, һәрчак тамагына төер утыруын, күз яшьләрен тыеп кала алмавын сөйләде. Аның бала чагы редакциядә үтә, чөнки текстларны кулдан җыйганнар, шуның өчен газетаны версткалау кайчагында төн уртасында гына тәмамланган. Шуңа өстәп, әле полосаларны укырга, төзәтергә кирәк. Эльзага, әнисенең эшен тәмамлавын көтеп, газета төпләнмәләре өстендә еш йокыга китәргә туры килә. Редакциядә хезмәткәрләрнең бер генә буын баласы үсмәде. Алар, бүген дә еш кына, район газетасының яңа саны “тууын” көтеп, тәрәзәләрдә утлар төн уртасына кадәр януын яхшы аңлыйлар.
– Әнинең бу якты дөньядан китүенә ике дистә елдан артык вакыт үтсә дә, аның турында онытмаулары өчен редакциягә рәхмәтем чиксез. Без үскән вакытта утны еш сүндерәләр иде, әни, абыйларым белән мине үз янына утыртып, Хәсән Туфан, Газиз Кашапов һәм башка якташ-әдипләрнең тормышы һәм иҗаты турында сөйли иде. Ул вакытта мин боларның асылына төшенми дә идем. Әмма бу балачакның иң җылы кичләре иде. Әнием Әнвәр Хәйри, Нәбирә Гыйматдинова, Роза Туфитулова белән дустанә мөнәсәбәттә иде. Аларны үз тамырларына, туган районнарына, якташларына, үз милләтләре мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә карата чиксез мәхәббәт берләштерде. Миңа 10-12 яшьләр тирәсе булгандыр, без әни белән Казанга киттек, коеп яуган яңгырлы көн иде, өс-башыбыз нык юешләнде. Хәсән Туфанның кызы – Гөлгенә апа янына килүебезне әле дә хәтерлим, әни аның белән музей өчен экспонатлар турында сөйләште, – дип әнисе турындагы истәлекләре белән уртаклашты Эльза. Роза Хәбибуллинаның гаиләсе исеменнән ул мәктәп укучыларына бәйгедә катнашырга теләк белдергәннәре, үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим итүләре өчен рәхмәт әйтте һәм әлеге бәйгенең традиционга әверелүенә өметен белдерде.
Җиңүчеләр редакциядән Грамоталар һәм Роза Хәбибуллина гаиләсеннән бүләкләр алдылар: 1-4 сыйныфлар арасында – Ралина Мәрдиева – 2нче Аксубай урта мәктәбенең 1 А сыйныф укучысы, “Минем туган ягым” эше белән (җитәкчесе Гөлнара Аюханова), 5-8 сыйныфлар арасында – Әминә Минсафина – В.Г. Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы, “Зур шәхес” эше белән һәм 9-11 сыйныфлар арасында Азалия Әглиуллина – шул ук мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы, “Йөрәгенә салкын тигән аның” эше белән (җитәкчеләре Әлфирә Галиева). Бәйгенең калган катнашучыларына сертификатлар тапшырылды.
Сүз уңаенда, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфирә Галиева бәйгегә үзенең шигырьләрен җибәрде, тагын бер мәктәп видеоролик тәкъдим итте. Катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез. Әмма бәйге шартлары буенча, катнашучыларның яшь категориясе дә, эш форматы – текст варианты да билгеләнгән иде.
Киләсе елда бәйгедә катнашучылар күбрәк булыр, ә бәйге традиционга әверелер дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев