Ел башыннан бирле 1,2 миллионнан артык россияле әлеге программадан файдаланган.
Туризм буенча федераль агентлык (Ростуризм) ихтыяҗ зур булу аркасында туристик кешбэк программасы кысаларында юлламалар сатуны 30 апрельдә түгел, ә 9 апрельгә каршы төндә төгәлләргә карар кылган. Федераль ведомство җитәкчесе Зарина Догузова үзенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр итте.
«Кешбэк белән турлар сатуның агымдагы өстәмә тәрәзәсе 9 апрельгә каршы төндә төгәлләнә», - диелә хәбәрдә.
Ике атна эчендә өстәмә язгы-җәйге тәрәзә кысаларында 500 мең кеше кешбэк программасы ярдәмендә юлламалар сатып алган. Ел башыннан бирле 1,2 миллионнан артык россияле әлеге программадан файдаланган.
Догузова программага ихтыяҗ гаять зур булуын билгеләп үтте – ул 18 гыйнвардан 28 февральгә кадәрге сатулар тәрәзәсе белән чагыштырганда ике тапкыр арткан. Федераль ведомство җитәкчесе көзге-кышкы чорга юлламалар сатуның чираттагы этабы хакында төгәлрәк мәгълүмат һәм даталары соңрак игълан ителәчәген әйтте.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев