Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте (Роструд) 2023 елдагы бәйрәмнәр турында белешмәлек әзерләде.
Исемлекне ведомство үзенең Телеграм каналында чыгарды. «Российская газета» шул турыда яза.
Ул график нигезендә, 1-8 гыйнвардагы Яңа ел каникулларыннан соң россиялеләрне озын яллар февральдә, илебездә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелгән көннәрдә көтә. 2023 елда 23-26 февраль көннәрендә берьюлы дүрт көн ял итәбез.
Март аенда Халыкара хатын-кызлар көнендә нибары бер көн – 8 Мартта ял була. Май бәйрәмнәре 29 апрельдән 1 майга кадәр һәм 6 майдан 9 майга кадәр дәвам итәчәк.
Июньдә, Россия көне уңаеннан, ил халкы 10-12 июньдә ял итәчәк. Ноябрь аенда бәйрәм ителә торган Халыклар бердәмлеге көненә 4-6 ноябрьләрдә ял бирелә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев