Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Роструд бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен өстәмә түләү турында искәртте

Окладка эшләүче хезмәткәрләр бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен аны ике тапкыр күбрәк алырга тиеш.

Килешү буенча эшләүчеләргә килешүдәге бәя ике тапкыр арттырып түләнә, ә тарифлар буенча эшләүчеләргә икеләтә тариф ставкасы күләмендә түләнә. Бу хакта «Российская газета» яза.

Рострудта искәртүләренчә, хезмәткәрнең теләге буенча бәйрәм көнендә эшләгән өчен аңа башка көнне ял бирелергә мөмкин.

«Бу очракта бәйрәм көнендә эшләгәнгә бер күләмдә түләнә, ә ял көне өчен түләнми», – диделәр ведомствода.

2023 елда яңа ел яллары тугыз көн була. Шул ук вакытта бәйрәмгә туры килгән яллар башка көннәргә – 1 гыйнвар (якшәмбе) 24 февральгә (җомга), ә 8 гыйнвар (якшәмбе) 8 майга (дүшәмбе) күчерелә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев