Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда пилотсыз очкычларны куллануны тыю турында карар имзалады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә пилотсыз очкычларны куллануны тыю турындагы карарны имзалады. Документ Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Чара «Татарстан Республикасы территориясендә җәмәгать тәртибен саклауны көчәйтү, җәмәгать иминлеген, сәнәгать һәм транспорт инфраструктурасы объектларының иминлеген тәэмин итү» өчен кертелә.

Дәүләт хакимияте органнары һәм алар карамагындагы оешмалар, җирле үзидарә органнары, башка оешмалар һәм физик затлар файдалана торган пилотсыз оча торган аппаратлар (БПЛА), махсус килешү булган очракта, искәрмә булачак.

Әлеге чикләү Россия Президенты Владимир Путинның 2022 елның 19 октябрендәге указы белән билгеләнгән режимны гамәлдән чыгаруга кадәр үз көчендә була.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев