Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов салым бурычын киметкән шәһәр һәм районнарга премия түләргә кушты

Министрлар һәм муниципалитет башлыклары салым бурычын киметү эшен көчәйтергә тиеш, 2022 ел ахырына аның күләме 13,4 миллиард сумга җиткән.

Аеруча актив территорияләргә премия түләнәчәк, дип хәбәр итте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган утырышта.

«2023 елгы бюджет бик киеренке шартларда кабул ителде, дефицит 27 миллиард сумга якын тәшкил итә. Бу акчаны инде бүген үк эзләргә кирәк. Беренче чираттагы һәм социаль йөкләмәләрне үтәү өчен катгый финанс дисциплинасын сакларга һәм резервлар белән дә эшләргә кирәк», - диде Миңнеханов.

ТР Президенты искәрткәнчә, быел консолидацияләнгән бюджет чыгымнары 531 миллиард сум күләмендә көтелә, республика барлык бюджет йөкләмәләрен дә үти. Чыгымнарның өчтән бергә якынын хезмәт хаклары тәшкил итә, алар ил Президенты Владимир Путинның май указлары кысаларында артачак. Бюджет йөкләмәләренең шундый ук төгәл үтәлешен 2023 елда да тәэмин итәргә кирәк.

«Иң мөһим резерв – салым бурычы булуын күрәбез. 1 декабрьгә ул 13,4 миллиард сум тәшкил итә. Ул, беренче чиратта, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ линиясе (+2,8 миллиард сум), Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы предприятиеләрендә (+1,9 миллиард сум), ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы (+467 миллион сум) линиясе буенча артты. Шунлыктан һәр министрлык үз предприятиеләре белән актив эшләргә тиеш», - дигән бурыч куйды Миңнеханов.

Чагыштыру өчен: 2022 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына бурыч 10,7 миллиард сум тәшкил иткән.

Татарстан Президенты муниципалитет башлыкларына да салым бурычы белән активрак эшләргә кушты. «Казан, Түбән Кама һәм Чаллыда салым бурычы арта. Бөгелмә, Алабуга һәм һәм Яшел Үзән районнарында да шундый тенденция күзәтелә. Район башлыклары әлеге мәсьәләләрне шәхси контрольгә алырга тиеш», - дип искәртте Миңнеханов.

«Бу эштә яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен 2022 ел нәтиҗәләре буенча салым бурычын киметүгә ирешкән муниципалитетларга премия түләргә тәкъдим итәм», - дип өстәде ул.

Моннан тыш, ТР Президенты оешма хезмәткәрләренең милек салымын түләвен тәэмин итәргә һәм бурычны тулысынча каплау өчен тиешле чаралар күрергә кушты. Бу юнәлештә салым инспекциясе актив эшли һәм атна саен милек салымын түләү турында доклад ясыйлар.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсе коллегиясенең 2022 елда республика консолидацияләнгән бюджетының фаразланган үтәлеше нәтиҗәләре һәм 2023 елдагы бурычларга багышланган уртак утырышы булды.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев